+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Балачак илендә
9 август 2025, 05:05

Нәни Линарны каршы алырга юл полицейскийлары да килгән!

Сабыйның дөньяга килү тарихында аларның да өлеше бар.

Нәни Линарны каршы алырга юл полицейскийлары да килгән!Нәни Линарны каршы алырга юл полицейскийлары да килгән!
Нәни Линарны каршы алырга юл полицейскийлары да килгән!

Уфа дәүләт автоинспекторлары мигалкалар һәм сиреналар белән Гайнетдиновлар гаиләсен шәһәрнең перинаталь үзәгенә кадәр озата барганнар. Аларның ярдәме белән дүртенче сабыен табучы хатын вакытында табиблар кулына эләккән.

Медицина учреждениесендә хәбәр итүләренчә, 1 августта юл полицейскийлары ярдәме булмаса, әни кеше бала тудыру йортына вакытында барып җитәргә өлгермәс иде.

Әмма барысы да уңышлы тәмамланган. Дөньяга 3570 грамм авырлыктагы малай туган. Аңа Линар дип исем кушканнар. Билгеле булуынча, Гайнетдиновлар гаиләсендә 12 яшьлек Эмиль, 9 яшьлек Әмир һәм ике яшьлек Илнар үсеп килә.

Тагын да сөенечлесе шул: автоинспекторлар  сабый белән әнисе бала тудыру йортыннан чыккан көнне чәчәкләр белән килгәннәр. Шәһәр перинаталь үзәге хакимияте, үз чиратында, юл-патруль хезмәте экипажына Рәхмәт хатлары тапшырган.

 

Фото:ГКПЦ г.Уфы

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас