+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Балачак илендә
14 Августа 2025, 12:10

Күп телләр белү - зур байлык!

Туган телен белгән бала тәрбияле, акыллы була.

Нәкъ Уфаның 47нче балалар бакчасына йөрүче кызлар һәм малайлар кебек. Безнең бакчага йөрүче сабыйлар ана телен яратып өйрәнә. Алар атнасына ике тапкыр татар теле дәресләренә йөри, милли йолаларны белеп үсә, җыр-биюләр өйрәнә.

Бердәм, тырыш коллективыбызны тәҗрибәле мөдир Резеда  Сәхәбетдинова җитәкли. Узган елда безнең коллектив республика Башлыгының дәүләт  телләрен һәм халыклары телләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән грантын отты. Грант чараларына интерактив такта, ноутбук, микрофоннар, музыкаль колонка сатып алдык. Шулай ук, татар, башкорт һәм инглиз телләрен уен формасында өйрәнү буенча "Мультителле маҗара: уйнап өйрәнәбез" проектын тормышка ашырдык. Төрле телләрдә укырга, санарга өйрәнү, күңелле уеннар, музыкаль тәнәфесләр – балалар бу дәресләргә бик теләп, яратып йөрде. Матур эшебезнең нәтиҗәсен башкаларга да күрсәттек. Төрле телләрдә әкиятләр сәхнәләштердек, аларны Уфаның берничә балалар бакчасы нәниләре алдында куйдык. Күп телләр өйрәнү буенча тәҗрибә уртаклашып, Уфаның 25нче белем бирү үзәгендә зур семинар да үткәрдек әле.

Безнең бакчага йөрүче кызлар һәм малайлар милли рухлы, туган телле булып үсә!

Сиринә ЙОСЫПОВА, Олеся ХӘБӘБЕТДИНОВА, тәрбиячеләр.

Гөлчәчәк ӘХМӘДИЕВА, педагог-психолог.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас