+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Балачак илендә
15 август 2025, 05:35

Балалар әти-әни назын тоеп үсә

Бакалыда яшәүче Илзидә һәм Радик Бахрамовлар 12 бала тәрбияли.

Балалар әти-әни назын тоеп үсәБалалар әти-әни назын тоеп үсә
Балалар әти-әни назын тоеп үсә

Бакалы районыннан Илзидә Рафаил кызы һәм Радик Касыйм улы Бахрамовлар зур һәм тату йортларында унике балага тәрбия бирәләр. Аларның алтысы: Анастасия, Кирилл, Раил, Кирилл, Тимур һәм Милана тәрбиягә алган балалар.

Ике кызлары — Анастасия һәм Милана — 9нчы сыйныфны тәмамлап, колледжка укырга керергә җыена. Уллары — ике Кирилл һәм Раил мәктәптә укыйлар, ә кечесе Тимур балалар бакчасына йөри.

Илзидә Рафаил кызы гомерен тулысынча балаларына багышлаган —дәресләр хәзерләргә булыша, хуҗалык эшләрен алып бара, кызлары һәм улларына тиешле тәрбия бирү өчен барысын да эшли.

Радик Касыйм улы— зур гаиләнең ышанычлы таянычы. Ул якыннарын яратуы һәм аларга ярдәм итүе, әти булуның лаеклы үрнәге өчен «Ата батырлыгы» җәмәгать бүләге лауреаты дипломына лаек булган.

 

Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны яклау министрлыгы сайтыннан.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас