+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Балачак илендә
15 Августа 2025, 15:20

“Ну, погоди!” карап үскән буын түгел болар...

Хәзерге балаларның иң популяр мультфильмнарын ачыклаганнар.

“Ну, погоди!” карап үскән буын түгел болар...“Ну, погоди!” карап үскән буын түгел болар...
“Ну, погоди!” карап үскән буын түгел болар...

"Три кота", "Домовенок Кузя", "Маша и Медведь" –  өч яшь категориясендәге балалар арасында иң популяр мультфильмнар. НСН эфирында тәкъдим ителгән KION онлайн-кинотеатры сораштыру нәтиҗәләре шундый. Анализлау өчен тикшеренү авторлары тарафыннан өч яшь категориясе алынган - 6 яшькә кадәр, 6 яшьтән 12 яшькә кадәр һәм 12 яшь плюс. Нәтиҗәдә беренче урында – “Три кота", икенче урында – "Домовенок Кузя", өченче урында "Маша и Медведь" мультфильмнары.

Сораштыру ачыклаганча, барлык яшьтәге балалар мультфильмнарны ешрак телевизордан карый, планшет һәм телефоннардан сирәгрәк. Балаларның экран артында уртача вакыты көненә өч сәгатьтән артмый, дигән нәтиҗәгәгә килгән тикшеренүчеләр.

 

Фото:sibmama.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас