+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Балачак илендә
23 август 2025, 04:40

Сезнең өйдә дә Лабубу бармы?

Русиялеләр ярты ел эчендә бу уенчыкка 3,6 миллиард сум акча сарыф иткән.

Сезнең өйдә дә Лабубу бармы?Сезнең өйдә дә Лабубу бармы?
Сезнең өйдә дә Лабубу бармы?

Русиялеләр ярты ел эчендә Лабубу уенчыкларына 3,6 миллиард сум акча сарыф иткән. Шаккатмалы ажиотаж булган көндә бу монстр 155 миллион сумга 480 мең данә сатылган, шул ук вакытта иң зур шау-шу Төньяк Кавказга туры килгән: Дагыстанда Лабубу белән кызыксыну ил буенча уртачадан 166 процентка югарырак булган.  

Билгеле булуынча, Лабубу – соңгы вакытта балалар һәм үсмерләр арасында бик популяр йонлач монстр, ул көтмәгәндә социаль челтәрләрнең чын йолдызына әверелде.  Брелок рәвешендә ясалган бу уенчык һәр баланың кулында диярлек. Үткен тешле, зур елмаюлы, түгәрәк күзле һәм тырпаеп торган колаклы персонажны Гонконг рәссамы һәм иллюстраторы Касинг Лунг 2015 елда ук уйлап тапкан.  Лабубу –  “Монстрлар” хикәяләр сериясе геройларының берсе. Ул үзенең монстр дуслары белән серле урманда яши. Алар бергәләп зыянсыз шаяртулар оештырырга һәм тирә-юньдәгеләргә ярдәм итәргә яраталар.

Әле кайчан гына балалар Хагги-Вагги монстры белән чын мәгънәсендә саташты. Хәзер чиратта – Лабубу...

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас