

Яңа туган нарасый гаиләдә – җиденче кыз, дип хәбәр итте Башкортстанның дәүләт юстиция комитеты рәисе Владимир Спеле.
Зилаер районы Юлдыбай авылыннан Гайрифә һәм Байгоныс Алхатовлар унөченче тапкыр әти-әни булганнар. Күпбалалы гаиләдә кызлары Сауле туган. Гаиләдә Балҗан, Руслан, Рөстәм, Мөхәммәт, Ерлан, Мәрьям, Нурия, Сабия, Фатыйма, Сафия, Ибраһим, Имран кебек матур исемле балалар тәрбияләнә.
Туу турындагы таныклыкны рәсмиләштерү өчен Алхатовлар “Бала туу” суперсервисыннан файдаланган. Зилаер районының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлназ Кашкарова бәхетле әти-әнигә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләп туу турында таныклык һәм яңа туган балага бүләк тапшырган.
"Гаилә – иң кыйммәтле байлык. Анда һәрвакыт тынычлык һәм мәхәббәт булсын", – дип котлаган күпбалалы гаиләне Владимир Спеле.
Фото: Владимир Спеле, ТГ