Ел саен 3нче сентябрьдә илебездә Терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләнә. Ул 2005 елда барлыкка килде.
Бу көн Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендәге фаҗига белән бәйле. 2004 елның 1 сентябрендә террорчылар мәктәпне басып алгач, балалар, укытучылар, әти-әниләр өч көнгә әсирлеккә алына. 333 кеше һәлак була, шуларның 186сы - балалар.
Шушындый коточкыч хәлләрне булдырмау өчен һәрберебезгә уяу булу мөһим. Әле дә төрле куркынычлар янап тора, хәвефле заманда яшибез.
Әйдәгез, терроризмга каршы көрәшкә без дә теләктәшлек белдерик. Шуңа багышлап, быел да "Дөнья - изгелек буяулары белән" дип аталган сурәтләр конкурсы игълан ителә. Ул 3 нче сентябрьдә башланып, 30 сентябрьгә кадәр барачак. Эшләрне "ВКонтакте" социаль челтәрендәге төркемгә, яки электрон почтага җибәрергә кирәк.
Конкурс хакында тулырак https://yanshishma.com/articles/b-ygel-r/2025-08-25/don-ya-izgelek-buyau-ary-men-n-r-tt-r-konkursy-4360460 сылтамасы аша кереп белергә була.
Фото: yanshishma.com