

Русия спортчысы, нәфис гимнастика буенча атказанган спорт мастеры, якташыбыз Ләйсән Үтәшева социаль челтәрләрдә еш кына әнисе турында матур истәлекләр яза. Шушы көннәрдә ул янә бер дулкынландыргыч пост тәкъдим итте.
“Минем әниемнән: “Сез кызыгызны ничек тәрбиялисез, аның белән Сезнең арада шундый ышаныч бармы? " - дип сораганда, ул һәрвакыт болай әйтә иде: "Мин аны тәрбияләмим, мин аны яратам!" Бу сүзләр күпләрне гаҗәпләндерә иде: "Әллә ул чыбыркы белән прәннекнең нәрсә икәнен дә белми үсәме?” "Чыбыркы белән прәнникне ул тормыштан алачак, ә миннән – ярату гына..."
Билгеле булуынча, спортчының әнисе – 47 яшьлек Зөлфия Үтәшева 2012 елның 12 мартына каршы төндә инфаркттан вафат булды. Әнисенең кинәт үлеп китүеннән соң озак вакытлар үзенә килә алмаган Ләйсән Үтәшева өчен бу чын сынау булды. Ул беразга югалып торды һәм ире Павел Воля булышлыгы белән көндәлек тормышка әйләнеп кайта алды.
Фото: Ләйсән Үтәшева, ТГ