

Бу хакта Республика клиник перинаталь үзәге табибы, акушер-гинекологы Станислав Иваха Телеграм каналдагы сәхифәсендә язды. Табиб сүзләренчә, ел башыннан Перинаталь үзәктә бала тудыру саны 7 меңнән артып киткән. Шул ук вакытта соңгы берничә елда еллык сан әллә ни үзгәрми һәм елына 10 меңнән аз гына күбрәк.
"Бу – Русия буенча иң зур күрсәткеч. Хәзерге вакытта бездә ниндидер бәби-бум күзәтелә. Мәсәлән, өченче көн бездә 52 бала туды. Ә кичә (нәкъ үзем дежурда булдым) алар 46 иде. Һәм бу шактый күп", - дип язган Станислав Иваха.
Төбәк сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, агымдагы елның 8 аенда Башкортстанда 21 меңнән артык бала туган.
Автор фотосы.