+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Балачак илендә
9 Сентября 2025, 13:40

“Безнең кулга эләккәнче, журнал нинди юл уза?”

Сорауга җавапны “Нур” театрының балалар студиясендә шөгыльләнүче  кызлар һәм малайлар белән бергәләп эзләдек.

“Безнең кулга эләккәнче, журнал нинди юл уза?”“Безнең кулга эләккәнче, журнал нинди юл уза?”
“Безнең кулга эләккәнче, журнал нинди юл уза?”

Кунаклы йорт – хөрмәтле йорт, дигән борынгылар. “Әллүки” журналы редакциясе дә бүген кунаклар кабул итте. Матбугат йортына безнең күптәнге дусларыбыз – “Нур” театрының балалар студиясендә шөгыльләнүче  кызлар һәм малайлар килде.

Остазлары Айгөл Юлъякшина һәм әти-әниләре җитәкчелегендә килгән кызлар һәм малайлар өчен сәфәр "Башкортстан Респуликасы Нәшрият йорты" типографиясеннән,  гәзит-журналларны басу цехыннан башлады.

–  Ух!.. Монда чын заво-о-од!

– Бу машиналар берәр кайчан туктап торамы?

– “Әллүки” кайсы машинада басыла?

–  Ә монда тычканнар бармы? –  балалар кызу эш кайнаган, полиграфия машиналары һәм җиһазлары гүләве астында берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә сораулар яудырды. Һәркем үз эшен белеп башкаручы абый-апаларны  гаять кызыксынып күзәтте алар. Китап төпләү цехы начальнигы Татьяна Коновалованың  мавыктыргыч  итеп сөйләвен хәтта әти-әниләр дә кызыксынып тыңлады.

– Типографиядә төнлә дә эш тынмый. Һәр көнне безнең хезмәткәрләр уртача 500 меңнән артык гәзит-журнал баса. Ә иртәнгә аларны инде почта машинасы көтә, – ди Татьяна Григорьевна.

Ә соңыннан  яшь дусларыбыз чын-чынлап иҗат тормышы гөрләгән “Кызыл таң” гәзите һәм аның канаты астында чыгып килүче “Тулпар”, “Әллүки” журналлары редакцияләренә юл тотты. Балалар гәзит-журналлар басмага тапшырылганчы гаять зур юл үтүен үз күзләре белән күрде. Һәр бүлектә журналистларның үз темалары буенча мәкаләләр язуына, урынбасарларларның  тикшерү-төзәтү, корректорларның хаталарны “чүпләү”,  хәтта баш мөхәррирнең алдагы кварталга план төзү эшенә дә шаһит булды алар.

– Бүген сез журналист һөнәренең нечкәлекләре белән таныштыгыз. Татар төркемендә шөгыльләнүче балалар булгач, киләчәктә милли матбугат өлкәсендә хезмәт салачак кызлар һәм егетләр нәкъ сезнең арададыр дип өметләнәбез. Ә әлегә “Әллүки” журналын укып, туган телне өйрәнеп үсегез! – диде баш мөхәррир Фаил Камил улы Фәтхетдинов.  

Айгөл Закир кызы һәм әти-әниләр әлеге чараны оештыручыларга ихлас рәхмәт сүзләрен белдерде:  “Матбугат дөньясына сәяхәт балалар күңелендә матур истәлек булып сакланачак. Безнең балалар “Әллүки” журналын яратып укый. Алдагы елда да без сезнең дуслар сафында!”

 

Динар Кәлимуллин фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас