

Башкортстан татарлары Конгрессы республикада икенче ел рәттән “Дәү әни сабаклары” бәйгесе уздыра. Бу бәйгедә туган телебезне, гореф-гадәтләребезне ихтирам итеп яшәүче, аларны яшь буынга җиткерергә тырышучы дәү әниләр һәм аларның яраткан оныклары катнаша.
Башкортстан татарлары Конгрессының “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы белән бергә үткәрелгән проекты быел Татарстан Республикасы Рәисе гранты исәбенә тормышка ашырыла.
Бәйге ике этапта үткәрелеп, сайлап алу турында уңышлы чыгыш ясаган: туган телне, гореф-гадәтләрне яхшы белгән гаиләләр агымдагы елның октябрь аенда Уфа шәһәрендә узачак финалга җыелачак. Анда “Әллүки”челәр дә бик шатланып катнашачак.
Ә әлегә бәйге республиканың шәһәр һәм районнарында бара, аларның һәрберсе бәйрәм төсе алып, күпсанлы халык катнашлыгында уза. Әгәр дә бәйгедә катнашырга теләсисез икән, гариза җибәрү өчен телефон: 8 (917) 75 76 814 һәм электрон адрес: kongresstatarrb@gmail.com
Фото: Башкортстан татарлары Конгрессы