+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Балачак илендә
11 Сентября 2025, 07:35

Исемне ясалма интеллект сайлаган

Заман белән бергә исем кушу да үзгәрә.

Исемне ясалма интеллект сайлаганИсемне ясалма интеллект сайлаган
Исемне ясалма интеллект сайлаган

Башкортстанда яшь әти-әни яңа туган кызларына исемне ChatGPT – ясалма интеллект аша сайлаган.

Күгәрчен районында яшәүче Алтынай һәм Давид яңа гына әти-әниләре булганнар. Аларның балага исем сайлау тарихы турында  Юстиция эшләре буенча Дәүләт комитетында сөйләделәр.

Гаилә башлыгы – рәссам һәм уеннар өчен 3D персонажлар эшли. Бервакыт аңа чираттагы персонажга исем сайларга кирәк булган, моның өчен ул нейрочелтәр нигезендә чат-бот кулланган. Тәкъдим ителгән исемнәрнең берсе “Амайя” була. Булачак әти-әнигә исем ошый, аның мәгънәсен өйрәнеп, яшьләр шушы исемдә туктата. Баск телендә Амайя “тыныч” дигәнне аңлата, япон телендә – “кичке яңгыр”, ә гарәп телендә – “төнге яңгыр” дигәнне аңлата.

Ведомство мәгълүматлары буенча, бу исем республика өчен сирәк түгел, Башкортстанда тагын 7 кызга Амайя дип исем кушканнар.

Балага исемне “ЗАГС реестры” мәгълүмати-аналитик порталы аша да сайларга мөмкин.

 

Фото:https://t.me/goskomjust

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас