Республика перинаталь үзәге табибы, акушер-гинеколог Станислав Иваха Телеграм каналында бик кызыклы сәхифә алып бара. Табибның көндәлек күзәтүләре, уйланулары әни булу бәхетен кичергән күпләр өчен кызыклы да, файдалы да. Бүгенге пост аеруча күңелне күтәрә торганнардан.
“Гендер-пати… Яисә минем бүгенге операциям. Сөйлим. Планлы операция. Аналыкта өч тапкыр ясалган операция эзе. Өйдә дүрт бала. Һәм барысы да кызлар. Аларның икесе – игезәкләр. Бу йөклелектә баланың җенесе туганчы билгеле булмаган. Без кемне “чыгардык” дип уйлыйсыз? Дөрес. Тагын кыз бала.
Пациентка сөйлим: минем тарихта шундый пар булды, малай алтынчы бала булып кына туды.
Шулай булгач, теләсә, тагын килер. Ә, гомумән, шәп тә инде! Биш кыз бала!” – дип язган табиб.
Бүген бу гаиләнең бәхете тагын да арткан бит! Без дә сөеник әле!
Автор фотосы.