Барлык яңалыклар
Балачак илендә
26 сентябрь , 14:10

Шәфкатьле дә, бала җанлы да алар!

Бүген республика Башлыгы яшь педагогларга Башкортстан Башлыгы грантын тапшырды.

Шәфкатьле дә, бала җанлы да алар!
Шәфкатьле дә, бала җанлы да алар!

Бүген Авыл хуҗалыгы министрлыгының Колонналы залында Радий Хәбиров яшь педагогларга Башкортстан Башлыгы грантларын тапшырды. Һәр грантның суммасы 500 мең сум тәшкил итә, һәм аны бүген аны 50 яшь тәрбияче, педагог-психолог, укытучы-логопед һәм укытучы-дефектолог, музыка җитәкчеләре, физик культура буенча инструкторлар алды.

– Иртәгә сезнең һөнәри бәйрәмегез. Һәммәгезне дә тәбрикләп, педагогик уңышлар, иминлек телим. Балалар, яраткан хезмәтегез шатлык китерсен! – диде тантаналы чараны ачып, төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров. – Сез – белем бирүнең беренче звеносы. Кыска гына берничә ел эчендә балаларны шәхесләр итеп тәрбиялисез.  Республиканың мәктәпкәчә белем бирү системасы илдә иң эреләрнең берсе. Башкортстанда  959 балалар бакчасына 200 меңгә якын бала йөри. Без мәктәпкәчә звено үсешенә актив өлеш кертәбез. Соңгы елларда 8 меңгә якын урынга исәпләнгән 50 балалар бакчасы төзелде. Русия Президенты кушуы буенча илдә балалар бакчаларын капиталь ремонтлау һәм җиһазлау программасы башланды. Алдагы өч елга 16 мәктәпкәчә учреждениене ремонтлау планга кертелде. Алар барысы да заманча үстерү җайланмалары, уеннар һәм уенчыклар белән җиһазландырылачак", – диде Радий Хәбиров.

Төбәк Башлыгы билгеләвенчә, Башкортстанда дәүләтнеке булмаган мәктәпкәчә секторга да актив ярдәм күрсәтелә.

Билгеле булуынча, республикада “Мәктәпкәчә белем сертификаты” проекты гамәлгә ашырыла. Агымдагы елда шундый 1725 сертификат бирелде. 2020 елдан шәхси балалар бакчаларында өч яшькә кадәрге балалар өчен 1500дән артык өстәмә урын булдырылды.

Хөкүмәтнең мәктәпкәчә мәгариф оешмаларына, яшь белгечләргә игътибарын грант алучы яшь педагоглар да ассызыклады һәм ихлас рәхмәт сүзләрен белдерде. Әйткәндәй, республикада балалар бакчаларында хезмәт салучы педагогларга Башкортстан Башлыгы гранты икенче ел тапшырыла.  Яңавыл шәһәреннән мәртәбәле бүләккә берьюлы ике тәрбияче – 15нче “Дельфин” балалар бакчасыннан Зәлия Ситдикова һәм 8нче “Гвоздичка” балалар бакчасыннан Мәрьям Ханова лаек булды.

–  Тәрбияче булып 12 ел эшлим. Һөнәрем буенча укытучы, әмма балалар бакчасында кечкенә сабыйлар белән эшләүне сайладым. Яшермим, һәр эштәге кебек авырлыклар булгалый. Ләкин үземнең эшемнән дә, үземнең сабыйларымнан да яхшырагы юк, дип саныйм. Коллективыбыз тату, ярдәмчел. Соңгы вакытта яшьләр күп килде. Әти-әниләр белән эшләүдә дә кыенлыклар күрмим: алар эшнең нәтиҗәсен күрә, теләктәшлек белдерә, ярдәм итәргә әзер тора, – ди Зәлия Әсхать кызы.

Аның сүзләрен якташы Мәрьям Ханова да куәтләде.

­­–  Һөнәремне бик яратам. Көн саен иртән шатланып эшкә киләм. Балаларымны күргәч, кәефем тагын да күтәрелә. Алар әле бик кечкенәләр, ясле төркеменә йөриләр. Шуңа да әни җылысына, игътибарга, яратуга аеруча мохтаҗлар. Безнең эштә олы йөрәкле булырга, балаларны үзеңнекедәй ярата белергә кирәк. Шул чакта гына һөнәргә тугры калып, озак еллар эшләп буладыр, мөгаен, –ди Мәрьям Ильяс кызы.

Тәрбияче – авыр һәм фидакарь хезмәт ул. Ул даими рәвештә һөнәри яктан камилләшүне, көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый. Аларның тырыш хезмәтен күрү һәм дәүләт дәрәҗәсендә бәяләү киләчәктә тагын да тырышып эшләргә көч-дәрт бирсен! Бәйрәмегез белән, тәрбиячеләр!

Фото: Глава РБ

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас