Бала күңеле ак кәгазь, шул күңелләргә дини белем орлыкларын салып, дини тәрбиянең бик мөһим икәнлеген аңлатып үстерү киләчәккә өмет, саваплы гамәл. Шундый чараларның берсе күптән түгел башкаланың “Ихлас” мәчетендә узды.
Уфа "Нур" татар дәүләт театры балалар студиясенең татар төркемендә шөгыльләнүче балалар, әти-әниләре һәм төркемнең художество җитәкчесе Айгөл Юлъякшина белән берлектә, "Ихлас" мәчетендә кунакта булды.
“Мәчетнең имам-хатыйбы Альфред Дәүләтшин искитмәле матур очрашу оештырды, балаларга дин һәм әдәп турында бик кирәкле мәгълүмат белән бүлеште, һәр балага бүләккә китаплар тапшырды. Барыбыз өчен дә бик кызыклы һәм файдалы чара булды”, - ди Айгөл Закир кызы.
Фото: Айгөл Юлъякшина