Иҗади күңелле, матурлыкны күрә белүче кеше нинди һөнәр иясе генә булса да, ул эшне күңел биреп, ихлас башкара.
Мәсәлән, Бөредәге 9нчы балалар бакчасы ихатасын җыештыручы Данис абыйлары балаларга көзге матурлыкны үзенчә күрсәткән.Ул ихатада коелган кызгылт-сары яфраклардан йөрәк формасында фигура эшләп куйган.
"9 нчы балалар бакчасы участогында урам җыештыручы Данис менә нинди көзге матурлыкны тудыра. Данисның иҗаты аның хезмәттәшләрен, балаларны сөендерә һәм яхшы кәеф тудыра", — диелә Бөре районы хакимияте хәбәрендә.
Фото: Моя Уфа. ТГ