Дәү әниләрнең күңел җылысын тоеп, аларның тормыш сабакларын йөрәкләренә сеңдереп үскән балалар әллә каян танылып, аерылып тора. Инсафлы, нечкә күңелле, өлкәннәргә ихтирамлы, җор һәм туган телле алар. Бүген башкаланың Балалар филармониясендә узган “Дәү әни сабаклары” бәйгесе шул фикергә тагын бер матур дәлил булды. Башкортстан татарлары Конгрессы һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы берлектә үткәргән конкурс бер мәйданга өч буынны җыйды – дәү әти-әниләр, әти-әниләр һәм сабыйлар.
– Дәү әни сабаклары – буыннар бәйләнешен ныгыту, татар халкының гореф-гадәтләрен саклау, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү максатыннан оештырылды. Быел ул Татарстан Рәисе гранты исәбенә тормышка ашты. Бәйгедә катнашучы гаиләләр – барысы да җиңүчеләр. Башкалага килеп, зур сәхнәдә чыгыш ясау – ул инде үзе зур җиңү. Һәммәгезгә дә уңышлар телим! – диде гаиләләрне тәбрикләп, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Фән, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе урынбасары, Башкортстан татарлары Конгрессы Башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов.
Башкортстандагы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Люция Вафина билгеләвенчә, әлеге чара милләтне, буыннарны, гаиләләрне берләштерә.
“Балалар бик нык әзерләнделәр. Иң элек үз авылларында чыгыш ясадылар, иң-иңнәр сайлап алынды. Бүген инде алар зур сәхнәдә, уңышлар телик үзләренә!” – диде Люция Ябир кызы.
Бәйгедә алты гаилә катнашты. Бакалы районының Катай авылыннан Әдилә Әхмәтова белән әнисе Раушания Фәрит кызы һәм дәү әнисе Рәсимә Фәһим кызы, Дүртөйле шәһәреннән Җәннәт Бимәтова һәм әнисе Альбина Әдит кызы, дәү әнисе Әнисә Мөкәррәм кызы, Салават шәһәреннән Аслан Хәбибуллин белән әнисе Гүзәл Рәфил кызы, дәү әнисе Нурия Шамил кызы, Уфа шәһәреннән Аида Янгирова белән әнисе Розалия Мөнир кызы, дәү әнисе Римма Мәхмүт кызы килгән иде. Ә Илеш районының Карабаш авылыннан берьюлы ике гаилә сәхнә түрен бизәде. Самир Хөрмәтуллин әнисе Лилия Фәвәдис кызы, дәү әнисе Зинфира Вәдүт кызы белән, ә Ислам Сәйфуллин әнисе Лилия Фәнил кызы һәм дәү әнисе Венера Шәрхимулла кызы белән осталыкларын күрсәтте.
Бәйге биш бирем буенча узды. “Гаилә альбомы” конкурсында балалар үзләре һәм гаиләләре белән таныштырды. Беренче чыгышларыннан ук татар телен камил белүләре, җыр-моңга, шигъри сүзгә маһир булулары белән күңелне яулады алар. “Милли ризык” биремендә һәр гаилә аш-суга осталыкларын күрсәтте. Оныклар гаиләдә яратып әзерләнгән милли ризыкны тәкъдим итеп, дәү әниләренең шәп рецептлары белән бүлеште. Кош теле, чәкчәк, өчпочмак, бәлеш – милли тәмлекәчләрнең хуш исе тамашы залына таралып, борыннарны кытыклады.
“Сорау бирер нәниләр, ни диярләр дәү әниләр” биремендә оныклар көндәшләренең дәү әниләрен көтелмәгән һәм кызыклы сораулар белән сынады. Ә безнең нәнәйләр һич сыната торганнардан түгел, тапкыр җавапларны тиз таптылар.
“Гаилә ансамбле” биреме – “Дәү әни сабаклары” бәйгесенең бик күркәм өлеше. Гаиләләр халкыбызның милли йолаларын сәхнәдә тергезде. Мәсәлән, Бакалыдан килгән Әхмәтовлар гаиләсе баланы мунчада юындыру йоласын күрсәтте. Әдилә һәм дәү әнисе Раушания ханым халкыбызның борыннан килгән йоласы буенча сабыйны чабындыру, юындыру, юаткычлар әйтү, хәтта төрү йоласын бик оста күрсәтте. Ә сез сабыйны беренче тапкыр мунча керткәннән соң, әтисенең күлмәгенә төрергә кирәклеген белә идегезме?! Сабый әтисе кебек көчле, акыллы, нык булсын, дип теләгән элек әби-бабаларыбыз.
Дүртөйледән Бимәтовлар гаиләсе “Орчык өмәсе” белән таныштырды. Йон язу, эрләүнең барлык нечкәлекләре, тарихы гына түгел, халкыбызның бай күңелле булуын да күрсәтте алар. Кечкенә Җәннәт – бик күп бәйгеләр җиңүчесе. Сәхнәдә үз кеше инде ул! Дулкынланмый, каушамый, җиңүгә кыю атлый торган кыз.
Илештән Хөрмәтуллиннар сабыйның беренче тапкыр чәчен алу йоласы белән таныштырды. Дәү әтисе пәке белән яңа туган сабыйның чәчен алганда, дәү әнисе беренче чәчнең зур көчкә ия булуы турында сөйләде. Ә Самир аларга үзен кызыксындырган сорауларны яудырып кына торды.
Аның авылдашы, шулай ук Карабаш егете, Ислам Сәйфуллин тамашачы игътибарына сабыйга исем кушу йоласын тәкъдим итте. Ә исемне кем, дисезме, Ислам үзе кушты! Малайның дога укып, азан әйтүен барлык тамаша залы белән тын калып тыңладык. Әфарин, Ислам!
Салават шәһәреннән Аслан Хәбибуллин һәм аның якыннары “Кич утыру йоласы”н күрсәтте. Әби-бабаларыбызның матур яшьлеге, чиста күңеле, дәртле йөрәге, уңган-булганлыгы берничә минутка сыйган тамашада чагылды. Аслан үзе дә мактауга лаек егет! Шәһәр мохитендә үссә дә, тырышып туган телен өйрәнә, көй яңгырауга биеп тә, җырлап та җибәрә.
Уфа шәһәреннән Янгировлар гаиләсе бәйгегә бер төн эчендә әзерләнгән. Кинәт авырып киткән конкурсантка алмаш буларак чыгыш ясарга туры килсә дә, һич сынатмады алар, лаеклы чыгыш ясады. “Әбиемнең күңел сандыгы” дигән күренештә Аида һәм аның гаиләсе моннан күп еллар элек килен булып төшкән дәү әниләрнең уңганлыгын, сандыктагы байлыгын чагылдырды. Сандыкта ак яуклыкка төреп солдат егетләрнең икмәк кисәген саклау йоласы алар чыгышының аеруча дулкынландыргыч өлеше булды. СВО зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан абзыйларының сәхнәгә чыгуы - йолаларны ил өчен җаваплы бу көннәрнең чынбарлыгы белән тоташтырды. Яугирнең чыгышын, изге теләкләрен тамашачылар алкышларга төрде.
“Саклый мине, яклый мине дәү әни догалары!” дип исемләнгән биремдә балалар чиратлашып догалар укыды. Дәү әниләр белән үскән оныкларның догаларны яттан белүе сокландырды, милләтебез өчен горурлык хисләре уятты.
Бәйгене оештыруга сценарий авторы Зәлия Ахунованың күп көч салуын аерым билгеләп үтәргә кирәк. Аның тырышлыгы белән бай музыкаль программалы конкурс чын-чынлап бәйрәмгә әверелде. “Төмәнәк" татар халык фольклор ансамбле, Иглин районының “Энҗе” бию ансамбле, "Нур" балалар театр студиясенең татар төркеме, Бәләбәй шәһәренең “Илһам" гармунчылар ансамбле, Салават шәһәренең “Энҗеләр” фольклор ансамбле, “Алтын ачкыч” үрнәкле балалар театры, композитор, автор башкаручы, шагыйрә, рәссам Флера Шәрипова, Башкортостан Республикасының халык, Татарстанның атказанган артисты, “Нур” Уфа дәүләт театры актрисасы Гөлназ Мөхәммәдиеваның чыгышларын тамашачылар бик яратып кабул итте.
Ниһаять, җиңүчеләрне игълан итәр мизгелләр якынлашты. Гаиләләрнең чыгышларын "Нур" театрының җәмәгатьчелек белән элемтә белгече, “Нур” балалар театр студиясенең татар төркеме сәнгать җитәкчесе Айгөл Юлъякшина җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бәһалады. Нәтиҗәдә, Дүртөйледән Җәннәт Бимәтова һәм Илеш районының Карабаш авылыннан Ислам Сәйфуллин “Дәү әни сабаклары” бәйгесенең Гран-при ияләре булды. Калган катнашучылар исә төрле номинацияләрдә билгеләнде.
“Әллүки” журналы редакциясе махсус приз әзерләгән иде. Аны бертавыштан Илеш районының Карабаш авылы егете Самир Хөрмәтуллинга тапшырдык.
Гомумән, бу көнне беркем дә бүләксез калмады – конкурсантлардан тыш, аларны әзерләүчеләргә һәм ярдәм итүчеләргә дә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шунысы да игътибарга лаек: Башкортстан татарлары Конгрессы Башкарма комитеты рәисе Заһир Әхсән улы бәйгедә катнашучы һәр балага “Әллүки” журналын бүләк итеп яздырды. Димәк, киләчәктә җиңүче дусларыбызны дәү әниләре белән журнал укып, файдалы мәгълүмат алып үткәрәчәк матур кичләр көтә.
“Дәү әни сабаклары” быел да шаулап-гөрләп үтте. Мәгънәле, кирәкле бу бәйге дәвамлы булсын!
Автор фотосы.