Кичә, 22 октябрьдә, Илеш районының Балалар иҗат үзәгендә 5–7 яшьлек нәниләр арасында “Көз гүзәле – 2025” бәйгесе үтте. Чарада үзәкнең төрле юнәлешләрендә шөгыльләнүче 7 кызчык катнашты. Алар арасында вокал, “Умники и умницы”, театр, декоратив-гамәли сәнгать, “Күңелле ноталар”, логопедия түгәрәкләреннән килгән сәләтле нәниләр бар иде.
Бәйрәмчә бизәлгән залда балаларны күтәренке кәеф белән каршы алырга килгән әти-әниләрне, әби-бабайларны, дусларын шат авазлар һәм алкышлар озатып торды. Кечкенә гүзәлләр сәхнәдә үзләрен иркен тотты, елмаюлары, ихласлыклары һәм сәләтләре белән барысын да сокландырды.
Конкурс дүрт этаптан торды.
1 нче этап — “Визитка”, анда һәр катнашучы үзен таныштырды, кызыксынулары һәм хыяллары турында сөйләде.
2 нче этап — “Иҗади номер”, кызчыклар җыр, шигырь, бию һәм башка сәләтләрен күрсәтте.
3 нче сынау — “Күңелле биюләр”, анда барлык катнашучылар төрле көйләргә биеде.
4 нче этап — “Көз гүзәле костюмы”, һәр кызчык алтын яфраклар, миләш, урман алмасы һәм көзге бизәкләр белән бизәлгән үзенчәлекле образын тәкъдим итте.
Жюри әгъзалары — Балалар иҗат үзәге директоры Айгөл Мостафина, Илеш районы хакимиятенең мәгариф идарәсе өлкән методисты Лиза Агадуллина, Илеш тарихи-туган якны өйрәнү музее мөдире Гөлназ Гәрәева, Иске Куктау авыл мәдәният һәм ял үзәге культорганизаторы, блогер Элиза Гарифуллина һәр катнашучының чыгышын җентекләп бәяләде.
Һәр кызчык сәхнәдә кабатланмас матурлык, зәвык һәм сәләт үрнәге күрсәтте. Әмма бәйгедә иң югары исемгә лаек булучылар да билгеләнде:
“Көз гүзәле – 2025” абсолют җиңүчесе — Дилә Садертдинова дип танылды.
1нче урынга Ильмира Мостафина, 2нче урынга Мәдинә Якупова, 3нче урынга Гүзәл Баһаветдинова лаек булды. Радмила Адиятуллина — "Иң нәзәкатьле кыз", Милана Шарипова — "Илһам гүзәле", Сабина Фәррахова — "Нәфислек гүзәле" номинацияләрендә билгеләнде.
Катнашучыларның барысы да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
— Мондый бәйгеләр балаларның иҗади сәләтләрен үстерә, үзләренә ышаныч тудыра, әти-әниләр белән бергә күңелле вакыт уздыру мөмкинлеге бирә, — диде чара ахырында Балалар иҗат үзәге директоры Айгөл Мостафина.
Көзге матурлык рухында узган бәйге нәни катнашучылар өчен күңелле истәлеккә, тамашачылар өчен исә елмаюлар һәм җылылык бүләк иткән мизгелләргә әйләнде.
Энже Садертдинова.
Автор фотосы.