Бүген, көзге каникулларның беренче көнендә, башкаланың Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрына республикабызның сәләтле кызлары һәм малайлары җыелды.
Күренекле җәмәгать һәм мәдәният эшлеклесе, шагыйрь, язучы һәм драматург Мостай Кәримнең тууына 106 ел тулуны билгеләгән бу көннәрдә биредә балалар арасында үткәрелгән "Пушкин, Тукай һәм Мостай" рәсемнәр конкурсында җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы үтте. Чарада Уфа “Нур” татар дәүләт директоры Фирзәт Габидуллин, прозаик, тәрҗемәче, публицист, драматург Зөһрә Буракаева, Уфа районының Балалар иҗат йорты директоры Фидрат Монасыйпов, Милли яшьләр театры актеры Динислам Сафин катнаштылар.
– Бүген без бөек шагыйрь, язучы, драматург, публицист, Бөек Ватан сугышында катнашкан әдип Мостай Кәрим иҗатына багышланган балалар рәсемнәре күргәзмәсен янә ачабыз. Яшь буынның иҗади-интеллектуаль сәләтен ачыклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән бәйгедә катнашучылар саны елдан-ел арта. Бәйге ел дәвамында өч өлешкә бүлеп үткәрелә. Апрель аенда – Габдулла Тукай, июньдә – Александр Пушкин һәм октябрьдә Мостай Кәрим иҗатына багышланган балалар рәсемнәренә нәтиҗә ясыйбыз. Мостай Кәрим иҗаты буенча конкурска 90га якын иҗади эш кабул ителде. Бүген күргәзмәдә Бүздәк, Мәләвез, Федоровка, Уфа районнары, Бөре, Благовещен, Мәләвез, Яңавыл шәһәрләреннән яшь рәссамнарның иң яхшы эшләре тәкъдим ителде. 25 сурәт – һәркем әдип күзләре белән ачылган дөньяны, табигатьнең хозурлыгын буяулар теле белән әйтеп бирә алган, – диде, тантаналы чараны ачып, Уфа районының Балалар иҗат йорты директоры Фидрат Монасыйпов.
"Пушкин, Тукай һәм Мостай" – әлеге проект Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе, Башкортстанның Мәгариф һәм Мәдәният министрлыклары тарафыннан гамәлгә ашырыла. Бәйгене югары дәрәҗәдә оештыруга Уфа районы Балалар иҗат йорты коллективы зур көч салган.
Җиңүчеләр дүрт яшь категориясенә бүлеп билгеләнде. 5-6 яшьлекләр арасында 1нче урынны Уфа районы Кириллово авылының “Рябинушка” балалар бакчасы тәрбияләнүчесе Диана Галимова, 7-9 яшьлекләр арасында Уфа районы Чернолесовский авылының "Тополек” балалар бакчасы тәрбияләнүчесе Екатерина Климова, 10-13 яшь категориясендә – Мәләвез шәһәренең Балалар һәм үсмерләр иҗат йорты тәрбияләнүчесе Владислав Воробьев һәм Балтач районы Иске Балтач 1нче мәктәбе укучысы Алина Сафина, 14-18 яшь категориясендә Бүздәк районының Балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчесе Радмила Насыйбуллина һәм Зианчура районының Күгәрчен мәктәбеннән Дарина Хәкимова яуладылар.
Призерлар арасында Уфа районының Алексеевка, Шамонино авыллары балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре, Балтач районының – Тучыбай, Бөре шәһәренең – 7нче, Федоровка районының – Кирюшкино, Уфа районы Михайловка авылының А. М. Алымов исемендәге мәктәпләре укучыларының да бик актив, сәләтле, тырыш булуы бәхәссез иде.
Мостай Кәрим исемендәге фонд финалга чыккан балалар өчен үзенчәлекле сюрпризлар әзерләгән иде. Һәр җиңүче бүләккә "Әлфиякәй хикәяләре” (“Альфиюшкины рассказы”) китабы һәм шул ук исемдәге спектакльгә чакыру билетлары алды.
Бүләкләү тантанасы балалар, аларның остазлары, әти-әниләре өчен истәлекле бәйрәмгә әверелде.
Әлеге проект бик кирәк һәм ул киләчәктә халыкара дәрәҗәдә дәвам итәчәк! Әлеге чараның финал аккорды нәкъ шундый булды.
Автор фотосы.