Барлык яңалыклар
Балачак илендә
1 ноябрь , 08:10

“Мондый мультфильмны тыю – акылсызлык!”

Балалар яраткан популяр мультфильм тирәсендә бәхәс купты. 

“Мондый мультфильмны тыю – акылсызлык!”
“Мондый мультфильмны тыю – акылсызлык!”

ЛДПР партиясе лидеры Леонид Слуцкий “Маша и Медведь” популяр мультфильмын күрсәтүне чикләү идеясен тәнкыйтьләгән һәм моны акылсызлык дип атаган.

Билгеле булуынча, шушы көннәрдә сәясәт белгече һәм җәмәгать эшлеклесе Вадим Попов “Маша и Медведь” мультфильмын телевидениедә һәм стриминг сервисларында күрсәтүне чикләргә кирәк, дип белдергән иде. Ул хәбәр иткәнчә, мондый продуктны балаларга күрсәтергә ярамый. Политолог фикеренчә, мультфильмда традицион Русия кыйммәтләренә каршы килә торган зыянлы мәгънәләр ята.

Депутат Леонид Слуцкий исә бу фикергә каршы чыккан.

"Менә шундый идеяләр аркасында кешеләр депутатларның һәм җәмәгать эшлеклеләренең аек акыллы булуына ышанычларын югалта. “Маша и Медведь” мультфильмын күрсәтүне чикләү тәкъдиме — тулы абсурд. Дошманны ул булмаган җирдә эзләргә кирәкми. Мондый темплар белән "Простоквашино”ны да тыярга мөмкин: анда бала өйдән чыгып киткән, әти-әнисе Дядя Федор авылда ялгызын калдырган”, — дигән ТАСС агентлыгына Слуцкий.

Депутат фикеренчә, традицион гаилә кыйммәтләренә мультфильм түгел, ә ипотека буенча ставка һәм торакның акылга сыймаслык бәясе кебек факторлар каршы килә. Слуцкий түрәләрне, депутатларны һәм җәмәгать эшлеклеләрен тулы бер буын балачагының бер өлешенә әверелгән мультфильмнарга тимәскә чакырган.

 

Фото:amakids.ru

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас