Барлык яңалыклар
Балачак илендә
3 ноябрь , 16:10

Балалар әти-әни үрнәгендә үсә!

Радий Хәбиров республикада яшәүче искиткеч гаилә белән таныштырган.

Балалар әти-әни үрнәгендә үсә!
Балалар әти-әни үрнәгендә үсә!

“Бүген мин #ЖЗЛ_Башкортостан рубрикасында Уфа районының Урыс  Юрмашы авылыннан искиткеч Әбсаттаровлар гаиләсе турында сөйлим, – дип язган республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә. – Быел алар “Ел гаиләсе” Бөтенрусия конкурсында “Традицияләрне саклаучы гаилә” номинациясендә җиңүчеләр булды.

Артур белән Виктория тугыз ел бергә бәхетле гомер кичерә. Аларның өч баласы бар. Сигез яшьлек Эрнест футболчы булырга хыяллана, биш яшьлек Марк – рәсем ясарга, ә дүрт яшьлек Агата биергә ярата. Гаиләнең төп традициясе – буыннар дәвамчанлыгы. Әбсаттаровлар гаиләсе умартачылык белән шөгыльләнә, балалар кечкенәдән үк бу эштә әти-әниләренә ярдәм итә. Алар ел саен бергәләп күчмә умарталык белән юлга чыга.

Әбсаттарлар – район ярминкәләрендә катнашучылар, фестивальләрдә чыгыш ясыйлар, Башкортстан умартачылары ассоциациясендә торалар. 2023 елда алар  “Яшь гаилә” республика яшьләр конкурсының финалчылары булды. 2024 елда “Русия гаиләләр берлеге”  күкрәк билгесенә, шулай ук “Ата-ана даны” медаленә лаек булдылар.

Төбәк Башлыгы Әбсаттаровларга һәм республиканың барлык гаиләләренә тынычлык, иминлек һәм муллык теләгән.

Фото: Радий Хәбиров, Vk

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас