Ярмәкәй районының Исламбахты авылында Петр Иванович һәм Галина Анатольевна Араптановларның искиткеч гаиләсе яши.Алар буыннар зирәклеге һәм тәрбиягә заманча караш үрелеп барган уникаль гаилә корганнар. Бу йортта чын тормыш кайный, анда һәр бала үз сәләтен ачу мөмкинлеге ала.
Гомерен тимер юлда эшләүгә багышлаган Петр Иванович һәм 35 ел стажлы математика укытучысы Галина Анатольевна үзләренең ике балаларын — кыз һәм малай тәрбияләп үстергәннәр. Уфада балаларны имтиханнарга әзерләү белән шөгыльләнүче кызлары Дарья һәм әтисенең һөнәри юлын сайлаган уллары Сергей гаилә традицияләрен дәвам итә.
2016 елда алар үз гаиләләренә Паша белән Васяны алып кайта. Бүген бу егетләр Ватанны саклаучылар сафында: Паша — СВО зонасында, ә Вася армиядә хезмәт итә.
Әлеге вакытта Араптановлар йортында тагын өч бала үсә. Унике яшьлек Софья профессиональ рәвештә хореография белән шөгыльләнә, Шәйморатов отрядында командир булып тора һәм даими рәвештә иҗади конкурсларда җиңү яулый. Абый белән сеңел, 13 яшьлек Раушан һәм 9 яшьлек Милена, 2023 елның декабрендә бу йортны үзләренеке итеп тапканнар, шул көннән алар һәрвакыт җылы караш һәм тәрбия күреп яши. Икесе дә бокс һәм чаңгы белән мавыга, спорт ярышларында да уңышларга ирешкәннәр.
Гаиләдә үзара хөрмәт һәм акыллы тәртип гармониясе аерым атмосфера тудыра. Балалар өй эшләрендә актив катнаша, укуда һәм көндәлек тормышта бер-берсенә ярдәм итә. Әти-әниләре аларга мөһим тормыш сабакларын үзләштерергә: кайгыртучанлык күрсәтергә, рәхмәтле булырга һәм игелекле гамәлләр кылырга өйрәтә.
Араптановлар гаиләсе ата- ана мәхәббәтенең көндәлек эшләрдә — дәрес әзерләргә ярдәм итүдә, спорт белән бергәләп шөгыльләнүдә, күңелгә ятышлы сөйләшүләрдә чагылуын ачык күрсәтә. Аларның тарихы чын ата-ана булу — матур сүзләрдә түгел, ә эзлекле гамәлләрдә булуын исбатлый.
Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны яклау министрлыгы сайтыннан.