Башкортстанның Уфа районында яшәүче ике яшьлек Ева Лифанова әти-әнисе белән Мәскәүгә "Удивительные люди" проектына барырга җыена.
Үзенең искиткеч белемнәре белән социаль челтәрләрне яулаган кыз программага чакыру алган. Бу хакта “Башкортостан” телерадиокомпаниясе хәбәр итте.
Ике яшьлек кыз флагларга карап, 100гә якын илне атый, планеталарны һәм әйләнә-тирә дөнья турында кызыклы фактларны белә.
Сабый Кызыл китаптагы хайваннар, Кояш системасы планеталары белән кызыксына һәм космос турындагы сорауларга җиңел генә җавап бирә.
Ева мәгълүматны тиз хәтерендә калдыра. Кыз инде инглиз телен һәм фортепианода уйнарга өйрәнә.
Беренче сүзен ул биш айлык чагында әйткән, ә бер яшь тулганда тулы җөмләләр белән сөйләшә башлаган. Кечкенә Еваның уңыш сере – әти-әнисе сайлаган тәрбия методикасында. Аның әнисе Екатерина әйтүенчә, баланың үсеш ачкычы – мәгълүмат бирүнең уен формасында булуы. Ул йөкле вакытта классик музыка тыңлаган, кычкырып китаплар укыган. Кызның әнисе фикеренчә, балалар барысын да нарасый чактан ук аңлый.
Ева белән роликлар социаль челтәрләрдә миллионлаган карау җыя. Сәләтле баланың тормышын йөзләрчә мең язылучы күзәтә. Ә сабыйның әнисе тәрбия буенча киңәшләре белән уртаклаша һәм эксперт ролендә чыгыш ясый.
Шул ук вакытта аның тормышында гаджетларга, телевизорга урын юк. Якыннары белән аралашу, китаплар һәм уеннар – бәхет һәм уңышлы үсешнең рецепты шул. Тагын бер сер – акыл йөкләнешенең физик активлык белән ярашуы. Ева спорт белән рәхәтләнеп шөгыльләнә, җитезлеген һәм бик яхшы сыгылмалылыгын күрсәтә.
Тиздән яшь йолдыз Мәскәүгә "Удивительные люди" тапшыруына юл тотачак.
Фото: gtrkrb.ru