Барлык яңалыклар
Балачак илендә
29 ноябрь , 11:45

Мондый очрак 200 миллионга бер тапкыр була!

Сирәк очрый торган игезәкләр табибларны да шаккатырган.

Мондый очрак 200 миллионга бер тапкыр була!
Мондый очрак 200 миллионга бер тапкыр була!

Амур өлкәсенең Благовещен шәһәрендә уникаль өч игезәк туган. Мондый очраклар 200 миллионга бер тапкыр була, дип хәбәр итә Амур өлкә клиник дәваханәсе үзенең Telegram-каналында.

Табиблар аңлатканча, өч малай тудырган әнинең йөклелеге "монохориаль триамниотик" булган. Гадирәк итеп әйткәндә, өч нарасый һәркайсы үз яралгы куыгында – аерым плаценталарда булган.

"Бу сирәк феномен. Статистика буенча 200 миллионга бер очрак туры килә", - дип сөйләгән өлкә перинаталь үзәгенең хатын-кызлар консультациясе мөдире Ирина Лаптева.

Неонатолог-табиб Юлия Можарова, үз чиратында, малайларның шактый югары күрсәткечләр һәм яхшы авырлык белән тууын билгеләгән: 2150, 1985 һәм 2140 грамм, ә бүлектә булганда һәркайсы 300 граммга якын өстәде.

"Бәхетле әти-әни улларына Дмитрий, Артем һәм Николай дип исем кушканнар", - дип ачыклык кертә Амур өлкәсенең клиник дәваханәсе матбугат хезмәте.

Сабыйларны  дәваханәдән Әниләр көне алдыннан чыгарганнар.

Фото:gauz_ao_aokb, ТГ

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас