28 ноябрдә Уфада, Башкортстан "Китап" нәшрияты кибетендә (Ленин урамы,26), өч авторның – Мөнир Вафинның "Котырган болыт", Клара Сәфәрованың "Күкеле сәгать" һәм Рәлиф Шагалиның "Үсәсе килә" исемле балалар өчен иҗат ителгән өр-яңа китапларының исем туе үтте.
Хөрмәтле нәшрият хезмәткәрләренә, аеруча баш мөхәррир Зөлфия Шәрифҗан кызы Карабаевага, балалар әдәбияты мөдире Әлфия Галимҗан кызы Әсәдуллинага һәм татар әдәбияты мөхәррире Дилбәр Гомәр кызы Әхтәмовага, Башкортстан Язучылар берлегенә, очрашуга килгән иҗатташ дусларыма, якташларыма, шулай ук минем шигырьләремне матур итеп яттан сөйләгән, тәмле чәк-чәкләр алып килгән яшь дусларым Гәйшә белән Сәйдә Гәрәеваларга, якташыбыз, "Кызыл таң"гәзите журналисты Зөһрә Наил кызы Исламовага, минем хезмәтемне баһалап ,"Рәхмәт хаты" җибәргән Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыповка, "Дулкын” әдәби-иҗат берләшмәсе житәкчесе Алсу Әбузәр кызы Әхмәтовага, матур кичәбезне ямьләп алып баручы билгеле журналист, Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Зәлия Ахуновага, "Китап" кибете хезмәткәрләренә чиксез рәхмәтемне белдерәм.
Һәммәгезгә бәхетле гомер, корычтай сәламәтлек, эшегездә, тормышыгызда ,иҗатыгызда уңышлар, сәламәтлек таләп калам.
Бәйрәмгә килүчеләр бу матур тышлы, төсле сурәтләргә бай,матур шигырьләр, әкиятләр тупланган китапларны бик теләп алдылар. Ә без, иҗатчылар, шатланып автографлар бирдек.
Яңа елга бу китаплар балалар, оныклар өчен бик яхшы бүләк булыр. Алыгыз, укыгыз! Үкенмәссез. Өр-яңа басмалар Уфаның "Китап" кибетендә.
Ике авторны берләштергән "Күкеле сәгать" һәм "Үсәсем килә" китабы 500 данә тираж белән дөнья күрде. Районда һәм Дүртөйледә яшәүчеләр өчен китаплар үземдә дә бар. Китап туебыз искиткеч матур үтте. Алда да шундый очрашулар насыйп булсын!
Клара СӘФӘРОВА,
Дүртөйле шәһәре.
Автор фотосы.