Барлык яңалыклар
Балачак илендә
2 декабрь , 15:45

Хат язарга соңлама!

Башкортстанның почта бүлекчәләрендә Яңа ел почтасы эшли башлады.

Хат язарга соңлама!
Хат язарга соңлама!

Яңа ел бәйрәменә дә озак калмады, димәк, Кыш бабайга хатлар язарга вакыт. Русия почтасы бүлекчәләрдә махсус почта тартмалары урнаштырган да инде. Декабрь буе алар тылсымчыга хатлар кабул итәчәк.

Хатларны түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: 162390,  Дом Деда Мороза, Великий Устюг, Вологодская область.

Балага ярдәм кирәк булса, почта хезмәткәрләре хатны ничек дөрес язарга: адрес юлларын тутырырга, марка ябыштырырга өйрәтәчәк. Әгәр җавап аласыгыз килә икән, үзеңнең тулы кире адресыңны һәм индексны күрсәтергә кирәк булачак. Кыш бабайга атап язылган хатларны иң гади почта тартмалары да кабул итә.

"Ел саен декабрьдә, стандарт бурычлардан тыш, без мөһим миссияне үтибез — Кыш бабайга хатлар илтәбез. Безнең хезмәткәрләр көн саен Яңа ел почтасын сортларга аера һәм аны әкияти тылсымчы резиденциясенә җибәрә. Бу— кешеләр үзләренең якыннарын котларга, бер-берсенә җылы сүзләр җиткерергә тырышкан вакыт, аларны бары тик кулдан язылган хат кына җиткерә ала. Шуңа күрә хатлар һәм открыткалар агымы бу көннәрдә шулай ук традиция буенча арта бара», — ди Русия почтасының төбәк идарәсе директоры Ленард Шәфыйков.

 

Фото: mos.ru

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас