Һәр бала үзенең җылы өе, анда һәрчак көтеп алган әти-әнисе турында хыяллана. Бүген сезне үз гаиләсе булуын бик теләгән малай белән таныштырабыз, дуслар.
Эльмир 2012 елда туган. Ул бик тыныч, игътибарлы һәм тәртипле малай. Эльмир һәр эшен пөхтә башкара: мәктәп биремнәре булсынмы, көнкүрештә ярдәм итүме, яраткан спорт дәресләреме.
Әгәр аңа эшне ышанып тапшырсалар — аны ахырына кадәр үти. Өлкәннәр белән әдәпле, сабыр, яшьтәшләре белән конфликтка керми.
Әгәр балага кайгыртучанлык һәм игътибар бирергә хыялланасыз икән, Эльмир сезнең гаиләгезнең бер өлеше булуга шат булачак!
Бу ягымлы малай турында дусларыгызга сөйләгез һәм бу постны социаль челтәрләрдә үзегезгә күчерегез. Бәлки, аның булачак әти-әнисе бу юлларны укыр.
Опекун яки попечитель булу мөмкинлекләре турында тулырак мәгълүматны (347) 218-03-62 телефоны буенча белергә мөмкин.
Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтыннан.