Барлык яңалыклар
Балачак илендә
6 декабрь , 10:00

Рапатта – шигърият бәйрәме

Шагыйрә Рәсимә Ильясова иҗатына багышланган кичә зур оешканлык белән үтте.

Рапатта – шигърият бәйрәме
Рапатта – шигърият бәйрәме

Кичә, 5 декабрьдә, Чакмагыш районының Рапат мәктәбендә мәктәп китапханәчеләренең район семинары үтте. Шушы чара кысаларында матур китап бәйрәме – Чакмагышның шәрәфле шәхесе, Вәзих Исхаков, Факия Тугызбаева исемендәге балалар әдәбияты бәйгесе, "Тулпар" журналының 2024 ел лауреаты, күпсанлы китаплар авторы, шагыйрә Рәсимә Ильясова иҗатына багышланган "Яшьнәү, күкрәүләргә тиң гомер" дип исемләнгән кичә оештырылды.

Матур әдәбиятны балаларга җиткерү һәм туган телебезне саклап калу максатында үткәрелгән бу китап бәйрәме югары дәрәҗәдәге оешканлык белән үтте. Бәйрәм укучы балаларның авторның шигырьләрен укулары, аның сүзләренә язылган җырларны башкарулары видеоязмалар карау һәм эчтәлекле чыгышлар белән үрелеп барды. Укытучы һөнәрен сайлаган укучыларының, хаклы ялдагы хезмәттәшләренең дә бу чарада катнашуы үзе бер буыннар бәйләнеше чагылышы булды.

Рәсимә Гыйран кызы –  күпкырлы шәхес. 1967 елда Рапат мәктәбендә эш башлап, 38 ел балаларга урыс теле һәм әдәбиятыннан белем бирә, шул ук вакытта 25 ел директорның укыту һәм тәрбия эшләре буенча урынбасары йөген тарта ул. "Укытучы-методист", "Башкортостан Республикасының халык мәгариф алдынгысы” һәм башка мактаулы исемнәргә лаек остаз.

Озак еллар авыл мәдәният йорты каршындагы халык уен кораллары ансамблендә мандолинада уйный, хорда жырлый, спектакльләрдә уйный, авыл клубында төрле кичәләр оештыра. Мәдәният йортында Илфак Смаковка музей булдыру өчен дә бик күп көч салган тынгысыз кеше дә әле ул.


Рәсимә Ильясова бүген дә актив иҗади тормыш белән яши. Аның дистәгә якын китап авторы булуы гына да шул хакта сөйли. Балаларга яңа табадан төшкән матур шигырьләрен бүләк итүче дә, аларның туган телле, “Әллүки”ле булып үсүләре өчен тырышучы да әле Рәсимә апабыз. Аңа киләчәктә дә иҗат уңышлары, ныклы сәламәтлек телибез. Нәни дусларыбызга әле озак еллар аның илһамлы каләменнән ак кәгазьгә төшкән матур-матур шигырьләрне шатланып укырга язсын!

 

 

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас