Барлык яңалыклар
Балачак илендә
8 декабрь , 10:50

Башкортстанда Һомай белән Рәхәт туган...

Ә Әмир — исемлектә һаман беренче.

Башкортстанда Һомай белән Рәхәт туган...
Башкортстанда Һомай белән Рәхәт туган...

ЗАГС реестры 2025 елның 1 гыйнварыннан 7 декабренә кадәрге чорда яңа туган балаларга кушкан иң гадәти булмаган исемнәрне атады. Иң сирәк кушылган кызлар исемнәре арасында Хедея, Севилия, Илиза, Һомай һәм Туба кебекләрне аерып карарга мөмкин. Иң сирәк малайлар исемнәре: Рәхимҗан, Азамҗон, Рәхәт, Шахром һәм Гомәр.

Малайлар арасында иң популяр исем Әмир (480) булган. Аннан соң Тимур һәм Эмир (356), Мирон һәм Михаил (299) исемнәре килә. Кызларга ешрак: Ева (374), Амелия (362), Әминә (360), Эмилия һәм София (360) исемнәре сайлыйлар икән.

Автор фотосы.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас