Барлык яңалыклар
Балачак илендә
19 декабрь , 10:25

Әмир Президенттан бүләк сораган

5нче сыйыфта укучы малайның матур хыялы чынга ашкан.

Әмир Президенттан бүләк сораган
Әмир Президенттан бүләк сораган

Башкортстаннан 5нче сыйныф укучысы Эмир Билалов “Владимир Путин белән ел йомгаклары” программасы редакциясенә мөрәҗәгать иткән. Гомумрусия халык фронтының төбәк бүлеге матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, ил Президентына сорау бирү мөмкинлеге турында малай MAX мессенджерыннан белгән һәм үз хыялын турында тизрәк язып та җибәргән.

“Мин "Теләкләр чыршысы"на язарга теләгән идем, ләкин өлгермәдем. Шуңа күрә турыдан-туры Владимир Владимирович Путинга мөрәҗәгать итәргә булдым һәм бүләккә кышкы балык тоту өчен бур һәм спиннинг сорадым, чөнки мин балык тотарга бик яратам. Гадәттә мин Белорет районының Сәрмән авылында балык тотам, ә әтием белән без Әбҗәлил районының Ташбулат авылында балык кармаклыйбыз", - дип сөйләгән Әмир.

Укучының мөрәҗәгатенә Гомумрусия халык фронтының төбәк бүлеге вәкилләре җавап биргән. Алар Әмиргә күптән теләгән бүләген тапшырганнар.  Хәзер яшь балыкчының бозга чыгып, кышкы балык тоту өчен кирәкле барлык корылмалары дә бар.

Әмир Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге республика гимназия-интернатында укый, анда музыкаль сәләтле балалар укый. Ул валторнада уйный, күп укый һәм тыйнаклыгы, зирәклеге һәм эрудициясе белән аерылып тора.

Фото:  Гомумрусия халык фронтының төбәк бүлеге матбугат хезмәте

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас