Барлык яңалыклар
Балачак илендә
7 гыйнвар , 14:30

Кечкенә Ревальнең хыялы чынга ашкан

Биш яшьлек малай Республика Башлыгыннан бүләк алган.

Кечкенә Ревальнең хыялы чынга ашкан
Кечкенә Ревальнең хыялы чынга ашкан

Кушнаренко авылыннан биш яшьлек Реваль Башкортстан Башлыгыннан Яңа елга бүләге – гитара алган. Радий Хәбиров малайга “Теләкләр чыршысы” республика акциясе кысаларында музыка коралы бүләк иткән. Бу хакта төбәк Башлыгы хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Реваль, әтисе кебек, гитарада уйнарга өйрәнергә хыяллана. Хәзер малайның үз музыкаль инструменты бар. Димәк, тиздән ул музыка мәктәбендә дәресләр башлый алачак.

Билгеле булуынча, “Теләкләр чыршысы”  Бөтенрусия  хәйрия проектының максаты – ятим балаларның, мөмкинлекләре чикләнгән балаларның һәм аз керемле гаиләләрдәге балаларның, шулай ук СВОда катнашучы балаларның Яңа ел хыялларын тормышка ашыру.

Фото: төбәк Башлыгы хакимиятенең матбугат хезмәте

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас