Кытайда “брак” товар – моңсу йомшак ат бик тә популярлашып өлгерде. “Happy Sister “йомшак уенчыклар кибете генераль директоры Чжан Хоцин белдерүенчә, моңсу ат - уенчыклар тегүче фабрика эшчеләренең берсе аркасында килеп чыккан хата. Ул ялгыш атның елмаюын аска каратып куйган.
Әмма кибет директоры борчыласы урынга, бу хатада бизнес мөмкинлек күреп алган. Чыннан да, моңсу ат кытай электрон сату платформаларында кыска вакыт эчендә зур популярлык яулаган. Билгеле булуынча, хәзер Кытайның Иу шәһәрендәге фабрика аларны көненә 15 меңгә кадәр җитештерә һәм ихтыяҗны көчкә үти.
Уенчык ел талисманы – Утлы кызыл Атка "Кукума" дип кушамат биргәннәр, бу "елаучы ат" дип тәрҗемә ителә. Аны аерым да, оригиналь елмаюлы "Сяосяома" дигән ат белән бергә дә сатып алырга мөмкин. Кукума хәтта Русия маркетплейсларында да сатуга чыккан.
Фото: banana.by