Барлык яңалыклар
Балачак илендә
19 гыйнвар , 09:45

“Яңа елда тормышыңда барысы да яхшы булсын!”

Уфа мэры авыр тормыш хәлендә калган кызга бүләк ясаган.

“Яңа елда тормышыңда барысы да яхшы булсын!”
“Яңа елда тормышыңда барысы да яхшы булсын!”

Башкала мэры Ратмир Мәүлиев “Кеше приюты”  социаль үзәгендә булган. Бу учреждение республика башкаласында узган елның ноябрендә ачылды. Биредә мохтаҗлар бушлай медицина ярдәме, кайнар ризык һәм башка ярдәм ала ала.

Ратмир Мәүлиев #УфаДобрая проекты кысаларында шәһәр социаль үзәгендә яшәүче Әдилә исемле кызга бүләк ясаган –  үзенең шәхси iPhone 16 гаджетын тапшырган.

"Бу телефон миннән сиңа истәлек булсын. Фотолар, видеолар төшер, һәм яңа елда тормышыңда барысы да яхшы булсын", - дип, теләкләр җиткергән Ратмир Рәфил улы.

Билгеле булуынча, “Кеше приюты” социаль үзәге әле нибары ике ай гына эшли, проект эшкуарларның иганәләре исәбенә финанслана. Ул Бабушкин урамындагы "Рамазан" мәчете янында урнашкан. Биредә авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә, шул исәптән балалы хатын-кызларга, инвалидларга һәм билгеле яшәү урыны булмаган кешеләргә ярдәм күрсәтелә.

Фото: видеодан скрин.

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас