Барлык яңалыклар
Балачак илендә
20 гыйнвар , 11:55

Самолетта очу – аның хыялы!

Радий Хәбиров 10 яшьлек малайның хыялын чынга ашырган.

Самолетта очу – аның хыялы!
Самолетта очу – аның хыялы!

Хыяллар тормышка аша! Моңа Уфада яшәүче 10 яшьлек Богдан Абилов та инанган. Малай самолетлар ярата, ләкин аларны якыннан әле бер тапкыр да күрмәгән була. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ел саен уздырыла торган “Теләкләр чыршысы” хәйрия акциясендә катнашкан вакытта малайның аэропортта булу хыялы турында белә һәм аны чынга ашырырга ярдәм итә. Республика җитәкчесе Богданның әнисе белән аралаша, һәм алар, ерак сәяхәткә җыенганда, гаилә ярдәм алачагын да килешәләр.

Республикада игътибарга мохтаҗ балалар күп – аларның кайберләренең сәламәтлеге белән проблемалар, кайберләренең гаиләдәге хәлләре катлаулы, кемнеңдер әтисе СВОда һәлак булган. Радий Хәбиров билгеләвенчә, җитәкченең бурычы – мондый балалар тормышында могҗизалар булсын өчен эшне оештыру һәм хезмәттәшләрен дә бу акциягә кушылырга чакыру.

Фото: Республика Башлыгы администрациясе, видеодан скрин

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас