Балачак илендә
21 гыйнвар , 05:35

“Бишәү идек, җиде булдык!”

Башкортстанда күпбалалы гаиләдә игезәк малайлар туган.  

“Бишәү идек, җиде булдык!”“Бишәү идек, җиде булдык!”
“Бишәү идек, җиде булдык!”

Мәшәриповлар гаиләсендә инде өч бала үсеп килгән. Хәзер Дониер һәм Лиана – биш бала әти-әнисе.

Шунысы игътибарга лаек, игезәкләр Башкортстанда “Зур һәм тату гаилә елы” дип игълан ителгән ел башында дөньяга килгән.

Малайлар Республика перинаталь үзәгендә Кесарев кисүе юлы белән дөньяга килгәннәр. Аларның берсе – 2950 һәм икенчесе 2480 грамм авырлыкта туган, дип хәбәр итә төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Әлегә игезәкләр яңа туган сабыйлар патологиясе бүлегендә белгечләр контролендә, алар әниләре белән бергә.

Фото: Республика перинаталь үзәге матбугат хезмәте

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас