Барлык яңалыклар
Балачак илендә
26 гыйнвар , 17:20

Ике пар игезәк – бик сирәк күренеш!

Бүген нәни Рафаэль һәм Эмиль, Арслан һәм Ассель беренче документка ия булганнар.

Ике пар игезәк – бик сирәк күренеш!
Ике пар игезәк – бик сирәк күренеш!

Бүген, 26 гыйнвар көнне, Кырмаскалы районының ЗАГС бүлегендә ике пар игезәк бала туу турында акт теркәлгән. Дамир һәм Дарья гаиләсендә дөнья килгән Рафаэль һәм Эмиль, шулай ук, Азамат һәм Гүзәл гаиләсендә туган Арслан белән Ассель да нәкъ бүген беренче документка ия булганнар.

"Игезәкләр туу – район өчен сирәк, елына 3-4 тапкыр гына була торган вакыйга. Берьюлы ике пар сабыйның тууын теркәү һәм бер көнне документлар бирү „Бала туу“суперсервисы ярдәмендә мөмкин булды. Бу ЗАГС бүлегенә туу турындагы актны ата-аналардан башка, әниләр һәм яңа туган балалар көч җыйган арада, рәсмиләштерергә мөмкинлек бирде. Электрон суперсервис ата-аналарның вакытын шактый экономияли, дистәләрчә кирәкле документларны рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә", – дип белдергән Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Владимир Спеле.

Фото:bashinform.ru

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас