-10 °С
Болытлы
Благовар районында быел беренче игезәкләр дөньяга килгән. Бу хакта республиканың дәүләт юстиция комитеты рәисе Владимир Спеле Телеграм каналында хәбәр итте.
Аяз белән Раяз исемле малайлар күпбалалы гаиләдә дөньяга килгәннәр. Алар – Фидан белән Алиянең дүртенче һәм бишенче балалары булалар.
“Сабыйларга – ныклы сәламәтлек, ә әти-әниләренә көч, зирәклек һәм өйләрендә һәрвакыт гаилә җылысы булуын телик!” – дип язган Владимир Спеле.
Фото: bashinform.ru