Русия Мәгариф министрлыгы балалар бакчалары эшчәнлеген камилләштерергә ниятли. Бу хакта 14 февральдә ведомство башлыгы Сергей Кравцов “РИА Новости” белән әңгәмәдә хәбәр итте.
Аерым алганда, мәктәпкәчә белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартларына (ФГОС) тәрбия өлешен көчәйтү өчен үзгәрешләр кертү планлаштырыла. Моннан тыш, чаралар планын гамәлгә ашыру өчен оештыру комитеты төзеләчәк. Төбәкләрдән килгән тәкъдимнәр дә исәпкә алыначак.
Кравцов белдерүенчә, балалар бакчалары киңлекләрен заманча һәм хәвефсез итпеп оештыру буенча тәкъдимнәр эшләнәчәк, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен.
Фото: iz.ru