Барлык яңалыклар
Балачак илендә
19 февраль , 15:55

Айнур абый хыялларга канат куя!

Автор-башкаручы, композитор Айнур Такиуллин туган авылындагы сәләтле балалар өчен түгәрәк оештырган.  

Айнур абый хыялларга канат куя!
Айнур абый хыялларга канат куя!

Балачакта, бигрәк тә үсмер вакытта, кем генә гитарада уйнап карарга хыялланмый икән?! Бик күпләр, шулаймы? Тик син теләгәндә өйрәтер остазы да, кылларын чиртер гитарасы да булмый әле аның...

Благовар районының Кашкалаша авылында үсеп килүче кызлар һәм малайларга бу җәһәттән уңыш елмайды. Авыл мәдәният йорты директоры Айнур Такиуллин биредә вокал һәм гитара буенча түгәрәк ачып җибәргән.

18 февральдә кызлар һәм малайлар Айнур абыйларыннан тәүге дәрес алганнар. Исеме республика күләмендә генә түгел, чит төбәкләрдә дә билгеле остаз беренче дәресендә үк музыкага, сәнгатькә битараф булмаучы балаларның күңеленә хуш килгән. Ошамаслыкмы соң! Айнур абыйлары республика күләмендә генә түгел, чит төбәкләрдә дә билгеле автор-башкаручы, композитор бит!

Кызлар һәм малайларның хыялларына канат куючы Айнур Айрат улына уңышлар телик! Иҗат дөньясы балаларның шат тавышыннан гөрләп торсын!

Фото: СДК Кашкалаши, VK

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас