Барлык яңалыклар
Балачак илендә
23 февраль , 10:10

Әтиебез белән горурланабыз!

Аның турындагы истәлекләр һәрвакыт безнең йөрәк түрендә.

Әтиебез белән горурланабыз!
Әтиебез белән горурланабыз!

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне

Әтиебез белән горурланабыз!


Безнең әтиебез, Айбулат Арсланов – батыр һәм тәвәккәл кеше, Ватанына тугрылык үрнәге. Ул Украина җирендә дошманга каршы көрәштә һәлак булды. Соңгы алышларның берсе алдыннан әтиебез безгә кыска гына хат язып өлгергән:

“Мин сезне бик нык яратам, кадерлеләрем! Аңлагыз, сугыш ул – рәхимсез, иң якыннарны тартып ала. Без тынычлык өчен көрәшәбез!”

Әниебез, нәнәебез белән без бу юлларны кат-кат укыйбыз. “Кыюлык өчен” медален, Батырлык орденын бик кадерләп саклыйбыз.

Аяз күк йөзе өчен әтиебезгә һәрвакыт рәхмәтле булачакбыз. Аның турындагы истәлекләр һәрвакыт безнең йөрәк түрендә.

Анжелика, Артем, Амелия АРСЛАНОВАЛАР,

Илеш районының Ишкар авылы.

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас