Барлык яңалыклар
Балачак илендә
25 февраль , 10:35

Үзебезнең уенчыклар белән уйнап үссеннәр!

Балалар бакчалары өчен рөхсәт ителгән уенчыклар исемлеге булдырылачак.

Үзебезнең уенчыклар белән уйнап үссеннәр!
Үзебезнең уенчыклар белән уйнап үссеннәр!

Мәгариф министрлыгы балалар бакчалары өчен рөхсәт ителгән уеннар һәм уенчыклар исемлеген булдырачак.

Русия Мәгариф министрлыгы балалар бакчалары өчен рөхсәт ителгән уеннар һәм уенчыклар исемлеген булдырачак, алар Русиянең традицион кыйммәтләренә җавап бирәчәк һәм балалар үсешенә ярдәм итәчәк. Бу хакта 24 февральдә ведомство башлыгы Сергей Кравцов хәбәр итте.

"Бөтен ил буенча балалар бакчаларын җиһазландыруга системалы якын килүне формалаштыру планлаштырыла. Укыту һәм тәрбия чараларының минималь исемлеген, шулай ук Русия халкының традицион кыйммәтләренә туры килә торган һәм бала үсешенә ярдәм итә торган уеннар һәм уенчыклар билгеләнәчәк”, — дигән Кравцов “РИА Новости” белән әңгәмәдә.

Министр билгеләвенчә, мондый алым ярдәмендә балалар Русия традицияләре, халык кәсепләре һәм илнең казанышлары турында белә алачак, шулай ук аның тарихи эшлеклеләре белән таныша алачак.

Автор фотосы.

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас