Барлык яңалыклар
Балачак илендә
26 февраль , 11:00

Галиевлар – өч кызның бәхетле әти-әнисе!

Башкортстанда күпбалалы гаиләләр арта.

Галиевлар – өч кызның бәхетле әти-әнисе!
Галиевлар – өч кызның бәхетле әти-әнисе!

Миякә районы ЗАГС бүлегендә ел башыннан яңа туган 27 сабый теркәлгән, аларның икесе – игезәкләр.

Башкортстанның Юстиция эшләре буенча дәүләт комитетының Миякә районы ЗАГС бүлегендә игезәкләр туу турында таныклык тапшыру тантанасы булган.

Илназ һәм Ләйсән Галиевлар гаиләсендә февральдә игезәк кызлар дөньяга килгән. Хәзер алар өч кызның бәхетле әти-әнисе! Өлкән кызлары – Аэлита. Яңа туган балаларга Ангелина һәм Аделина дип исемнәр кушканнар.  Игезәкләре тугач, Галиевлар күпбалалы гаилә статусы алган.

 Миякә районы хакимияте башлыгы Наил Гомәров күпбалалы гаиләне тормышларындагы мөһим һәм бәхетле вакыйга белән котлап, сабыйларга ныклы сәламәтлек, бәхет, тыныч күк йөзе, һәрвакыт әти-әниләренең горурлыгы булуларын теләгән.

 

Фото: Башкортстанның Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас