Барлык яңалыклар
Балачак илендә
5 март , 13:35

“Сез – иң чибәрләре, акыллылары һәм көчлеләре!”

Бүген Уфада сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кызлар өчен “Кечкенә принцессалар балы” узды.

“Сез – иң чибәрләре, акыллылары һәм көчлеләре!”
“Сез – иң чибәрләре, акыллылары һәм көчлеләре!”

Бүген Уфада Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында “Кечкенә принцессалар балы” узды. Чара мөмкинлекләре чикле кызлар, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләреннән килгән сабыйлар өчен оештырылды. Чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты. 

Театр фойесында нәни кунакларны әкият геройлары каршы алды, аннары алар өчен осталык дәресләре, күргәзмәләр, фотозоналар һәм зур бәйрәм балы уздырылды.

Радий Хәбиров кызларны һәм аларның әниләрен якынлашып килүче 8 Март белән котлады.


– Сез чыннан да принцессалар – иң чибәр, иң акыллы, талантлы һәм көчле кызлар. Һәрвакыт бүгенгедәй матур булыгыз, тормышыгыздагы барлык авырлыклар артта калсын, аларны җиңеп чыгуыгызны телим, – диде Радий Хәбиров. – Сезнең турыда кайгырткан һәм янәшәгездә булган әниләрегезгә аерым рәхмәт. Хөрмәтле әниләр, иңнәрегезгә төшкән авырлыкны аңлап торабыз. Без һәрвакыт сезнең янда, сезнең яклы, сезгә терәк булачакбыз. Бүген бәйрәмгә килгән нәни принцессалар арасында әтиләре махсус хәрби операциядә катнашучылар барлыгын беләм. Сезнең әтиләрегез – чын геройлар! Без аларның тизрәк өйгә кайтуларын көтәбез. Якынлашып килүче 8 Март белән котлауларымны кабул итегез. Сәламәт, бәхетле булыгыз, уңышларга ирешегез!”

Котлауларга “Бәхет территориясе” хәйрия фондының Попечительләр советы рәисе Каринэ Хәбирова да кушылды. Ул нәни принцессаларга бәхет теләде һәм могҗизаларга ышанырга өндәде.

Балалар өчен “Очучы кораб” спектакле күрсәтелде, ә бәйрәм ахырында нәни принцессаларга бүләкләр тапшырылды.

Автор фотосы.

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас