-10 °С
Болытлы
Башкортстаннан СВОда катнашучы "Татарин" позывнойлы якташыбызның гаиләсендә шатлыклы вакыйга булган. Шушы көннәрдә аның улы туган. Сабыйга Әскар дип исем кушканнар.
Бәхетле әти-әнигә туу турындагы таныклыкны республиканың Архангель районы ЗАГС бүлегендә биргәннәр.
Әскар – яугирнең гаиләсендә өченче бала. Аларның шулай ук Ралина һәм Ранэлия исемле кызлары үсеп килә.
Нарасыйга бәхетле, әти-әниле, тигез канатлы булып үсүен телик!
Фото: Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте