Башкортстанда күпбалалы гаиләдә көтеп алынган кыз бала туган.
Гафури районында яшәүче Зифа һәм Данис Сафиннарның дүрт улларыннан соң кызлары туган. Бәхетле әти-әни сабыйга Динара дип исем кушканнар. Бу хакта Башкортстанның Юстиция эшләре буенча дәүләт комитетында хәбәр итттеләр.
Сафиннарга яңа туган сабыйның беренче документын ЗАГСта тантаналы рәвештә тапшырганнар.
Гаилә Бурлы авылында яши. Иң өлкән уллары 7нче сыйныфта укый, уртанчылары 4нче һәм 2нче сыйныфларда, кече улларына ике яшь.
Гаиләне зур шатлыклары – кызлары туу белән ихлас котлыйбыз! Бәхетле, акыллы, әти-әниле булып үс, сабый!
Фото: Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты