Уфаның 84нче Татар гимназиясе укучысы Эльдар Байегетов - "Әллүки"нең күптәнге якын дусты. 4 Е сыйныфында яхшы билгеләргә генә укучы, гимназия тормышында актив бу егетнең, абыйсы Давид белән бергә, фотолары журналыбыз тышлыгында да чыкты. Укуда гына түгел, тормышта да уңган, җитез, ярдәмчел егетләр алар! Әниләре Диана Рәзиф кызының чын-чынлап терәкләре.
Бүген 8 Март бәйрәмендә егетләр әниләрен котлап, иң матур теләкләрен юллаган.
"Әниебез! Бәйрәм белән! Күңелеңдә һәрвакыт яз булсын! Син дөньядагы иң изге күңелле әни, без сине бик нык яратабыз!" - ди егетләр.
Бүген Диана Рәзиф кызы аш бүлмәсеннән ял итә. Уңган улларыннан тәмле күчтәнәч - мантый әзер! Рецептын безнең белән дә бүлешәләр.
Камыр өчен:
1 йомырка;
0.5 стакан җылы су;
тәменчә тоз;
2 кашык көнбагыш мае;
чама белән 2 стакан тирәсе он.
Барлык ингредиентларны салып, артык каты итми генә камыр басабыз. Аннары целлофан капчыкка салып, 20 минут чамасы ял иттерәбез.
⠀⠀
Эчлеге:
бәрәңге, фарш, 2-3 суган.
Фаршны вак итеп туралган бәрәңге, суган салып бутыйбыз. Тоз, борыч, тәмләткечләр өстибез.
Камыр җәябез һәм түгәрәк яисә шакмак рәвешендә кисәкләргә бүлеп чыгабыз. Аннары шул кисәкләргә әзер эчлекне салып, матур итеп ябыштырып чыгасы гына кала.
Мантый 40-45 минут пешә. Табынга соус, каймак белән чыгарабыз.