-17 °С
Болытлы
Башкортстанда күпбалалы гаиләдә малай туган. Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Белоретта яшәүче Повираевлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга булган. Күпбалалы әти Иван Викторович алтынчы сабыен теркәү өчен ЗАГС бүлегенә килгән. Гаиләдә күптән көтелгән малай дөньяга килгән. Аңа Дмитрий дип исем кушканнар.
Энеләренең тууын бертуган апалары Мария, Анна, Алла, Ярослава һәм Ксения түземсезләнеп көткән.
Әти-әнисенең, биш апасының зур сөенече булып үссен нәни Дима!
Фото: Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте