Барлык яңалыклар
Балачак илендә
12 март , 09:30

Бишенчесе – кыз!

Дүрт малай үстергән гаиләнең бәхете артты.

Бишенчесе – кыз!
Бишенчесе – кыз!

Башкортстанның Юстиция эшләре буенча дәүләт комитетының Аскын районы ЗАГС бүлегендә шатлыклы вакыйга—  2026 елда туу турындагы актның 26нчы язмасы теркәлгән.

Светлана һәм Ратмир Матыновларның бишенче сабыйлары –  күптән көтелгән кызлары туган. Мондый гаиләләр — Аскын районының горурлыгы һәм күпләр өчен үрнәк!

Бәхетле әти-әнине сабыйлары тууы белән котлыйбыз! Нәни кызга ныклы сәламәтлек, татлы төшләр телибез, абыйларының игътибарына төренеп, мәхәббәт һәм кайгыртучанлыкта үссен. Ә гаиләгә тынычлык, игелек, муллык һәм яңа шатлыклы вакыйгалар телибез! 2026 ел, Зур һәм тату гаилә елы, сезнең йортыгызга тагын да җылылык, муллык һәм бәхетле елмаюлар алып килсен!

Фото: Башкортстанның Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас