Барлык яңалыклар
Балачак илендә
18 март , 16:10

Бәхетләре икеләтә артты!

Шагалиевлар гаиләсе хәзер яңа статуста.

Бәхетләре икеләтә артты!
Бәхетләре икеләтә артты!

Яңавыл шәһәрендә яшәүче Шагалиевлар гаиләсе күпбалалы гаилә статусы алган.  27 февралендә Илзида Тумрис кызы һәм Азамат Азат улының игезәк уллары – Риназ белән Алмаз дөньяга килгән. Ә өч яшьлек Айлина түземсезлек белән энеләренең тууын көткән.

Яңавыл районы ЗАГС бүлегендә бәхетле әтине гаиләләрендәге күркәм вакыйга белән котлап, улларының тәүге документларын – туу турында таныклыклар тапшырганнар.

Республикабызда күпбавлалы гаиләләр арту шатлыклы күренеш. Сабыйларга әти-әни мәхәббәтен тигез тоеп, акыллы, игелекле, тырыш егетләр булып үсәргә насыйп булсын!

Фото: Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте.

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас