Уфаның модельле 22нче балалар китапханәсендә яшь китап сөючеләр өчен мавыктыргыч чаралар еш оештырыла. Бүген, Балалар китабы атналыгы кысаларында, биредә хезмәт салучы тырыш, иҗади китапханәчеләр иң актив укучылары — башкаланың 18нче мәктәбендә белем алучы кызлар һәм малайларны күңелле сәяхәткә — “Әллүки”ле балачак иленә алып чыкты.
Бер мизгелдә “Әллүки” балалар журналы редакциясе әйтерсең дә китапханә залына күчте. 2 А сыйныфы укучылары журналның һәр бите ничек барлыкка килүе, басмадагы кызыклы рубрикалар, журналист хезмәтенең үзенчәлекләре белән танышты. Акыллы, күпне белергә омтылучы кызлар һәм малайлар үзләрен кызыксындырган сорауларны яудырып кына торды. Бик күпләр журнал тышлыгында фотоларын күрәселәре килү теләген белдерде. Әйткәндәй, сыйныфта “Нәни йолдыз” рубрикасының төр герое булырлык, төрле бәйгеләрдә җиңүләр яулаучы балалар шактый булып чыкты: спортчылар да, биюгә, вокалга йөрүчеләр дә, олипиада җиңүчеләре дә!
— Иң сәләтле, тырыш, өлгер балалар — минем укучыларым!” — дип, сыйныф җитәкчеләре Лариса Кильдиярова юкка гына әйтми икән.
Чарада балалар өчен ипровизация минутлары да оештырдык. “Ә сез урыс әдәбияты классикларының шигырьләрен яттан беләсезме?”— дигән сорауга, укучылар дәррәү кул күтәрде. Күптән ятлаган шигырьләрне тиз генә искә төшереп, һәркем сәләтен күрсәтеп калырга ашыкты. Шунысы бәхәссез: китап белән дус баланың хәтере яхшы, теле шома. Бу балалар телефоннан рислар карап, уеннар уйнап кына утыручылардан түгел. Аларны күпкырлы иҗади тормышка җәлеп итүче укытучыларына, китапханәчеләргә, әти-әниләренә әфарин!
— Балалар китабы атналыгы — укучыларга китап-журналларның тере организм булуын күрсәтергә тырышкан вакыт. Китапханә кызыклы аралашу мәйданчыгы булганда, яшь китап сөючеләр аның сукмагына тузан төшерми. Бүгенге очрашуда без аларга иҗат дөньясының типографиядә генә тәмамланмавын, күзгә-күз очрашып, аралашуда дәвам итүен күрү мөмкинлеге бирдек, — ди китапханә мөдире Зөлфия Гыйззәтуллина.
Истәлеккә фотога төшкәннән соң да кызлар һәм малайлар таралышырга ашыкмады. Өйдә укырга китап сайлаучы, кызыксынып “Әллүки” журналларын караучы балаларны күзәтү чараның иң тәмле, күңелгә рәхәтлек бирүче өлеше булгандыр, мөгаен...
Автор фотосы.